Барлык яңалыклар
Новости
14 июнь 2020, 17:53

Үләнкүлдә «Себер татарлары утары» туристик объекты төзелеше тулы куәтенә бара

Кунакларны кабул итү һәм Себер татарлары утарын тантаналы ачу 11 июльгә планлаштырылган

Үләнкүлдә «Себер татарлары утары» туристик объекты төзелеше тулы куәтенә бара. Эшләр Омск өлкәсенең «мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Бу хакта Омск татарлары Инстаграм төркемендә хәбәр итә.
Омск өлкәсе территориясендә «Мирас» этнографик һәм авыл туризмы урыннарын булдыру өчен автономия тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект Президент гранты фондында откан акчалар ярдәмендә мөмкин булды.
Кунакларны кабул итү һәм Себер татарлары утарын тантаналы ачу 11 июльгә планлаштырылган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: