Барлык яңалыклар
Новости
15 июнь 2020, 17:18

15 июньдә Русия мәктәптәренең барлык чыгарылыш класс укучыларына аттестат тапшырыла

15 июньдә Русия мәктәптәренең барлык чыгарылыш класс укучыларына аттестат тапшырыла

Русия Мәгариф министрлыгында әйтүләренчә, быел белем турында документны тугызынчы классларга – Дәүләт йомгаклау аттестациясе, ә унберенчеләргә Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләреннән тыш бирергә хәл ителде.
Премьер-министр Михаил Мишустин тиешле карарга кул куйды.
Документка ярашлы:
– быел Дәүләт йомгаклау аттестациясе укучыларның агымдагы билгеләре йомгаклары буенча үткәрелә, бу 9нчы һәм 11нче классларда аттестат тапшыру өчен нигез булып тора;
– Бердәм дәүләт имтиханын югары уку йортына керергә җыенганнар гына бирергә тиеш;
– карар шулай ук «сынау имтиханы» төшенчәсен ныгыта, Мәгариф министрлыгы аны Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәт белән берлектә 29 һәм 30 июньдә укучылардан башка үткәрергә җыена.
Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренең нинди булуына карамыйча, аттестатында тик бишле билгеләре булган барлык унберенче класс укучыларына «Укудагы уңышлары өчен» медалы тапшырыла.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: