Барлык яңалыклар
Новости
15 июнь 2020, 18:11

Республикада коронавирус инфекцияле чирлеләр саны – 4,5 меңнән артык

Башкортстан Саулык саклау министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, республикада 4547 коронавирус инфекцияле чирле исәпләнә

Тәүлек эчендә алар 61гә арткан.
Саулык саклау министры Максим Забелин республика хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә хәбәр итүенчә, COVID-19 белән авыруларның арту темпы 2,3 процент тәшкил итте. Төбәктә таралу коэффициенты 0,8гә тиң.
Аның сүзләренчә, чирлеләрнең күпчелеге – 26-60 яшьлекләр.
Бүген республикада 1030 кеше стационарда дәвалана, аларның 782се – канәгатьләнерлек хәлдә, 207сенең хәле — уртача авырлыкта, 41е — авыр хәлдә.
Әле 1625 кеше өй шартларында дәвалана. 1874 кеше терелеп чыккан, дип өстәде Башкортстанның Саулык саклау министрлыгы башлыгы.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: