Барлык яңалыклар
Новости
15 июнь 2020, 11:36

Русиялеләргә коронавирусның икенче дулкынына әзерлек буенча киңәшләр бирделәр

Вирусолог Анатолий Альтштейн сүзләренчә, җәй көне иммунитетны ныгыту белән шөгыльләнергә кирәк

Көзен Covid-19 инфекциясенең икенче дулкыны булырга мөмкин, шуңа күрә иммунитетны ныгытырга кирәк. Бу хакта Н. Ф. Гамалей исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты вирусологы, медицина фәннәре докторы Анатолий Альтштейн белдерде. Бу турыда «Звезда» телеканалы хәбәр итә.
Галим фикеренчә, җәй көне коронавирус таралу куркынычы кими, чөнки кешеләрнең иммунитеты ныгый. Бу вакытны Covid-19 йоктыру куркынычыннан саклану өчен кулланырга кирәк, дип ышана ул.
Табиб сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш итә
Авыру күбесенчә җиңел һәм урта формада уза, ә сәламәт кешеләр аны күпкә җиңелрәк кичерә, диде ул.
Анатолий Альтштейн сүзләренчә, авыру таралуның икенче дулкыны гади кешеләргә түгел, ә медицина учреждениеләре өстенә төшә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: