Барлык яңалыклар
Новости
16 июнь 2020, 11:04

Мәскәүдә татар генералы Абрек Әюпов вафат булган

Мәрхүм белән хушлашу 17 июньдә Русия башкаласында узачак

РФ Хәрби-һава көчләренең кораллану буенча элеккеге баш командующие урынбасары, техник фәннәр докторы, генерал-полковник Абрек Әюпов 84 яшендә вафат булган. Бу хакта Татарстанның Русиядәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Чыгышы белән Татарстаннан булган генерал үзенең соңгы көннәрен Мәскәүдә үткәргән, ул Монинск муниципаль хәрби-мемориаль зиратында җирләнәчәк.
«Мәрхүм белән хушлашу 17 июньдә 13.00 сәгатьтә Мәскәү Үзәк клиник хастаханәсендә узачак», - диелә хәбәрдә.
Абрек Әюпов 1936 елның 22 февралендә Татарстанның элеккеге Юдино районы Яңа Тормыш авылында туган. 1953 елда Хәрби-һава көчләренең Казандагы махсус мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган, шуннан соң Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлар академиясендә укуын дәвам иткән.
1986 елдан Хәрби-һава көчләренең үзәк аппаратында хезмәт иткән. 1989-1995 елларда Хәрби-һава көчләренең кораллану буенча баш командующие урынбасары вазифасын биләгән. 1996 елда отставкага киткән һәм үзен фәнни эшчәнлеккә багышлаган.
Татарстанның Русиядәге вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубының актив әгъзасы булган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: