Барлык яңалыклар
Новости
16 июнь 2020, 13:15

Первоуральск шәһәренең «Сабыр» мәчете янә азык-төлек җыелмалары өләшүне оештыра

Бу юлы 80-100 порция тарату планлаштырыла

Первоуральскиның «Сабыр» мәчете мохтаҗларга янә азык-төлек җыелмасы өләшүне оештыра. Акция 19 июньдә үткәрелә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәчет имамы Салават Дәүләтов сүзләренчә, бу юлы 80-100 порция тарату планлаштырыла.
Ризыкларны Гагарин, 1Б адресы буенча урнашкан Первоуральск мәчетендә алып була.
Бөтен сораулар буенча Салават Дәүләтовка +7961725814 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бу «Сабыр» мәчетендә азык-төлек җыелмаларын тарату буенча беренче хәйрия акциясе түгел. Элегрәк ул Рамазан аенда узган иде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: