Барлык яңалыклар
Новости
16 июнь 2020, 19:41

Владимир Путин Русиядә контргипертавыш коралы эшләнү турында кисәтте

Президент фикеренчә, киләчәктә партнер илләрнең гипертавыш ракеталары барлыкка киләчәк, әмма Русиядә каршылык чаралары табылачак

Башка илләрнең гипертавыш коралы барлыкка килгәч, Русиядә аның белән көрәшү өчен чаралар эшләнәчәк. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин «Русия 1» телеканалында «Вести недели» тапшыруына биргән интервьюсында белдерде.
«Башка илләрнең гипертавыш коралы барлыкка киләчәк. Тик миңа калса, без партнерларыбызны бу корал белән көрәш чарасы барлыкка килү ихтималы зур булу белән гаҗәпләндерә алабыз», – диде дәүләт башлыгы.
Шул ук вакытта Путин сүзләренчә, хәзер бер генә ил дә гипертавыш ракеталарын бәреп төшерә белми.
Хәзер Русиянең «Авангард» һәм «Кинжал» кебек гипертавыш ракета комплекслары бар.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: