Барлык яңалыклар
Новости
18 июнь 2020, 13:05

Алинә Заһитова: «Самбо-70» мәктәбенә миңа биргән мөмкинлекләре өчен рәхмәтлемен

Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы спорт уку йортын тәмамлаган 86 кешенең берсе булды

Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова «Самбо-70» мәктәбен тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасында катнашты. Заһитова тантаналы чыгыш урын алган роликны алдан ук яздырган, чөнки хәзерге вакытта спортчы Мәскәү өлкәсендәге Новогорск базасында фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы составында шөгыльләнә.
«Самбо-70» мәктәбенә миңа биргән мөмкинлекләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Укытучыларга, тренерларга, администрациягә – балаларга спортта җиңүләргә һәм укуда уңышларга ирешергә ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт. Әмма эшнең төп нәтиҗәсе (мин моңа үз тәҗрибәмдә инандым) – теләсә нинди сынауларга әзер торган шәхесләр тәрбияләү. Һәм, ниһаять, «Самбо-70» мәктәбен 50 еллык юбилее белән котлыйм. Әлеге зур юбилейны киң колач белән билгеләп үтү өчен быелның көзендә Кремль сараенда очрашырбыз дип өметләнәм», - диде Заһитова.
Әлеге вакыйга алдыннан Заһитова мәктәп музеена тамашачылар фигуралы шуу остасына 2018 елда Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узган Олимпия уеннарында җиңү китергән чыгышы вакытында бүләк иткән уенчык тапшырды. Спортчы шулай ук мәктәпнең мактау китабында истәлеккә язма калдырды.
18 яшьлек фигуралы шуу остасы «Самбо-70» мәктәбен тәмамлаган 86 кешенең берсе булды. Пандемия шартларында аттестатлар санитар хезмәтләрнең барлык киңәшләрен үтәп тапшырылды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: