Барлык яңалыклар
Новости
22 июнь 2020, 18:50

Республикада коронавирус йоктыручылар – 4,9 меңнән артык

Башкортстан Саулык саклау министрлыгының 22 июньгә мәгълүматлары буенча, республикада 4 959 коронавирус инфекцияле чирле исәпләнә. Тәүлек эчендә алар 53кә арткан

Саулык саклау министры Максим Забелин республика хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә хәбәр итүенчә, COVID-19 йоктыру темпы 1 процент тәшкил иткән. Төбәктә таралу коэффициенты 0,9га тиң.
Аның сүзләренчә, авыруларның күпчелеге – урта һәм олырак яшьтәге кешеләр.
Республикада бүген 782 кеше стационарда дәвалана, аларның 620се – канәгатьләнерлек хәлдә, 127сенең хәле — уртача авырлыкта, 35е — авыр хәлдә.
Яңа йогышлы чирләр дәваханәсендә 69 пациент дәвалана, 15 кеше госпитальдән чыгарылган. Бөтен чорда 2 385 кеше терелеп чыккан, дип өстәде Башкортстан Саулык саклау министрлыгы башлыгы.
Дәваханәдән тыш инфекцияле пациентларның күпләп чирләве билгеле, тәүлегенә 68 кешегә арткан.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: