Барлык яңалыклар
Новости
22 июнь 2020, 11:55

Владимир Путин яңа президентлык срогына катнашу мөмкинлеген кире какмады

Төп законга үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү 1 июльдә узачак

Дәүләт башлыгы Владимир Путин Конституциягә тиешле төзәтмәләр кабул ителсә, яңа срокка президентлыкка сайланырга мөмкин булуын кире какмады. Бу хакта ул «Русия. Кремль. Путин» фильмы өчен «Русия-1» каналына биргән интервьюда әйтте.
«Мин үзем өчен бернәрсә дә хәл итмәдем. Әгәр Конституциягә тиешле төзәтмәләр кабул ителсә, янә сайлану мөмкин булуын кире какмыйм», — диде дәүләт башлыгы.
Путин шулай ук дәүләт хезмәткәрләрен үз эшләре белән шөгыльләнергә өндәде. Аңа алмаш эзләргә кирәк түгеллеген әйтте.
Төп законга үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү 1 июльдә узачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: