Барлык яңалыклар
Новости
23 июнь 2020, 11:05

Башкортстан башлыгы Баш мөфти Тәлгать Таҗетдингә Салават Юлаев ордены тапшырды

Тәлгать Сафа Таҗетдиннең Баш мөфти вазифасына сайлануына 40 ел тулды

Бүген Русия мөселманнары Тәлгать Сафа Таҗетдинне Русия мөселманнары Диния нәзарәте Рәисе һәм Баш мөфти вазифасына сайлануына 40 ел тулыны билгеләп үтә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров илнең борынгы дини идарәсе резиденциясендә булды һәм мөфтине котлады. Бу хакта Русия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.
Очрашуда шулай ук Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров, Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең Чиләбе һәм Курган өлкәләре төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ринат Раев, Русия ислам университеты ректоры Артур Сөләйманов та катнашты.
Радий Хәбиров баш мөфтигә сәламәтлек, иминлек, күп еллар хезмәт итүен теләде һәм Салават Юлаев ордены тапшырды. Бу Башкортстан Республикасының дәүләт бүләге һәм иң лаеклыларга гына тапшырыла.
Җавап итеп Баш мөфти «Башкортстан милли каһарманының исемен йөрткән бүләкне горурлык белән кабул итәм, рәхмәтемне белдерәм», диде. Тәлгать Сафа Таҗетдин 40 елның 40 көн кебек кенә үтеп китүен һәм һәрберсенең истә калуын әйтте.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: