Барлык яңалыклар
Новости
24 июнь 2020, 11:40

Бүген Җиңү парады була

9нчы Май көнне корнавирус пандемиясе аркасында парад булмый калган иде. Ул Русия президенты В. В. Путин боерыгы белән шушы көнгә күчерелде. Әйткәндәй, 75 ел элек тә парад нәкъ шушы көнне үткән булган

ҖИҢҮ ПАРАДЫ
Җиңү парадында
җиңүчеләр бара.
Текәлеп,
бирелеп кара.
Сугыш — авыр яра,
сугыш — үлем.
Әмма безнең бәйрәм,
безнең тантана бүген.
Саклап калдык
кешелек җирен,
кешелек күген.
Кешеләрне,
кошларны,
туасы таңнарны,
туасы җаннарны.
Җиңүчеләр даны
йолдызларга китәчәк.
Җиңү көнен
Җиһан үзе бәйрәм итәчәк.
Тугызынчы Май —
кешелек язында
мәңгелек чәчәк.
Кави Латыйп
Читайте нас: