Барлык яңалыклар
Новости
24 июнь 2020, 17:40

Русиядә медицина битлекләрен көзен дә киеп йөрергә туры килергә мөмкин

Татьяна Голикова сүзләренчә, илдә шәхси саклану чаралары җитмәү проблемасы хәл ителде

Русия гражданнарына Covid-19 таралуын булдырмау өчен генә түгел, сезонлы авырулар йоктырмас өчен дә битлек режимын сакларга кирәк булачак. Беренче каналда «Познер» программасына биргән интервьюсында Русия вице-премьеры Татьяна Голикова шундый фикер белән уртаклашты.
«Безгә үз тормышыбызны ничектер үзгәртергә һәм куркынычсызлык чараларын үтәргә туры киләчәк. Битлек киеп йөрергә, санитайзерлардан файдаланырга кирәк», — дигән Татьяна Голикова.
Вице-премьер сүзләренчә, бүгенге көндә илдә шәхси саклану чаралары җитмәү проблемасы хәл ителгән. Коронавирус тарала башланганда булган дефицит илнең пандемиягә әзер булмавы белән аңлатыла.
«Дөньяның бер генә иле дә киңкүләмле коронавирус пандемиясенә әзер түгел иде, шул исәптән безнең ил дә искәрмә түгел», — диде спикер.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: