Барлык яңалыклар
Новости
25 июнь 2020, 13:20

Республикада 3тән 7 яшькә тиклемге балага түләү алучылар исемлеге киңәйтелде

Башкортстанда 3тән 7 яшькә тиклемге балага айлык акча түләү шартлары үзгәрде

20 майдан аз тәэмин ителгән гаиләләр (кереме яшәү минимумыннан — 9 804 сумнан артмаган) өчен 3-7 яшьлек балаларга түләүгә гаризалар кабул ителә. Әлеге вакытта түләүнең күләме 4 984 сум исәпләнә.
Башкортстан Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 3тән 7 яшькә тиклемге балага акча алучылар исемлеге киңәйтелде. Әгәр элек түләү алу өчен аз тәэмин ителгән гаиләнең барлык эшкә сәләтле әгъзалары эшләргә яки белем бирү оешмасында көндезге бүлектә укырга тиеш булса, хәзер исә бу чикләү бетерелде.
Хәзер 3тән 7 яшькә тиклемге баласы булган бөтен аз тәэмин ителгән гаиләләр шушындый түләү алырга хокуклы. Әти-әнинең эшләп яки укып йөрүе мотлак дип саналмый. Гражданнарга гариза бирү дә җитә. Барлык кирәкле документлар алар карамагында булган органнарда ведомство-ара эш итү юлы белән сорап алына.
3тән 7 яшькәчә балаларга айлык түләү билгеләү яки баш тарту турында карар гариза кабул ителгән көннән башлап 10 эш көне дәвамында кабул ителә. Ведомство-ара эш итү барышында соралган мәгълүматлар килмәсә, карау вакыты гариза кабул ителгән көннән алып 20 эш көненә тиклем озайтыла.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: