Барлык яңалыклар
Новости
25 июнь 2020, 10:50

Русиядә коронавирус йоктыру очракларының саны 606 меңнән артып киткән

Шул ук вакытта илдә 368 822 кеше сәламәтләнгән

Тәүлек эчендә Русиядә коронавирус йоктыру очракларының саны 7 176 булды, инфекция йоктыручы кешеләрнең гомуми саны 606 881гә җитте. Мәгълүматларны чәршәмбе көнне журналистларга яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта әйттеләр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Мәгълүматлар буенча, тәүлеклек үсеш рекордлы түбән - 1,2 процентка кадәр кимегән, моңа кадәр ул берничә көн дәвамында 1,3 процент дәрәҗәсендә сакланган. Иң аз үсеш темплары Ненец республикасында (0 процент), Калининград өлкәсендә (0,3 процент), Мәскәүдә (0,4 процент), Севастопольдә (0,5 процент), шулай ук Чукоткада, Төньяк Осетия һәм Чечен Республикасында (0,7 процент) теркәлгән. Яңа 507 очрак Мәскәү өлкәсендә, 323е - Ханты-Мансийскида, 218е - Санкт-Петербургта, 207се - Түбән Новгород өлкәсендә, 198е Воронеж өлкәсендә ачыкланган.
Хәзерге вакытта 229 546 кеше дәвалануны дәвам итә.
Узган тәүлек эчендә коронавирустан дәваланган пациентлар саны 12 393 кеше тәшкил итте, бу - инфекция кабынудан башлап рекордлы күрсәткеч. Мәгълүматлар буенча, барлыгы 368 822 кеше хастаханәдән чыгарылган, бу Русиядә коронавирус йоктыручыларның гомуми санының 60,7 процентын тәшкил итә. Аерым алганда, дәваланган 1 390 пациент Мәскәү өлкәсендә, 643 - Санкт-Петербургта, 617 - Түбән Новгород өлкәсендә, 468 - Дагыстанда һәм 407се Воронеж өлкәсендә.
Тәүлек эчендә коронавирус аркасында үлүчеләр саны 154 кеше тәшкил иткән, Русия Федерациясендә инфекциядән барлыгы 8 513 кеше үлгән. Штаб мәгълүматларына караганда, үлүчеләрнең гомуми саны Русиядә чир йоктыручыларның 1,4 процентын тәшкил итә. Санкт-Петербургта узган тәүлектә 38 үлем очрагы теркәлгән. 24 очрак - Мәскәү өлкәсендә, Пермь һәм Красноярск крайларында алтышар, бишәү - Орел өлкәсендә, Свердловск һәм Калининград өлкәләрендә дүртешәр үлем очрагы булган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: