Барлык яңалыклар
Новости
26 июнь 2020, 19:55

Республикада коронавирус йоктыручылар саны — 5 171

26 июньгә Башкортстанда рәсми расланган коронавирус инфекциясе очраклары саны —5 171. Тәүлек эчендә республикада 50 кеше COVID-19 белән авырып киткән, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында

Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирустан вафат булганнар саны үзгәрмәде һәм элеккечә 18 кеше тәшкил итә. Бу сан соңгы берничә атна буена үзгәрешсез кала.
Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча штаб хәбәр итүенчә, әлеге вакытта 2 370 кеше чирли, 2 783е терелгән.
Русиядә тәүлек эчендә 6 800 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Барысы 620 794 чирле теркәлгән. Илдә барлыгы 8 781 кеше коронавирустан вафат булган, 176сы — соңгы тәүлектә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: