Барлык яңалыклар
Новости
26 июнь 2020, 11:05

Русиядә киләсе эш атнасы бер көнгә кыскарак булачак

Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр өчен тавыш бирүгә бәйле рәвештә, 1 июль эшләми торган көн дип билгеләнде

Русиядә 1 июльне эшләми торган көн дип игълан итү сәбәпле, киләсе эш атнасы бер көнгә кыскарачак. Бу хакта Русия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
1 июльдә, чәршәмбе көнне Русия Конституциясенә кертеләчәк үзгәрешләр өчен тавыш бирүнең төп этабы узачак. Шул ук вакытта плебисцит уздыру аркасында, бу көн «эшләми торган бәйрәм кене буларак түләнә торган» эшләми торган көн дип игълан ителгән иде.
«Ягъни, 1 июльдә эшләгән гражданнар бу көн өчен икеләтә хезмәт хакы ала, ә бу көнне эшләмәгән кешеләрнең июль өчен хезмәт хакы кимеми», — дип аңлаттылар ведомствода.
Федераль закон нормалары нигезендә, плебисцит көне өчен хезмәт хакы түләү РФ Хезмәт кодексының бәйрәм көннәре өчен хезмәт хакы түләү нормалары буенча башкарыла, дип аңлаттылар Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә.
Шул ук вакытта 1 июльдә эшләгән хезмәткәрнең теләге буенча аңа башка көндә ял бирелә ала. Бу очракта Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр өчен тавыш бирү көнендә эшләгән өчен хезмәт хакы бер күләмдә түләнәчәк, ә ял көне өчен акча түләнмәячәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: