Барлык яңалыклар
Новости
29 июнь 2020, 13:10

15 июльдә Русия кинотеатрларының ачылуы ихтимал – Мәдәният министрлыгы

15 июльдә Русия кинотеатрларында фильмнар күрсәтә башлаулары ихтимал. Бу хакта 25 июньдә Волгоградка эш сәфәре барышында Русиянең мәдәният министры Ольга Любимова белдерде

Ведомство җитәкчесе фикеренчә, барлык төбәкләрдә дә бер үк вакытта аларның эшен тергезү турында карар кабул итү урынлы булыр иде. Ул кинотеатрларны ачу хакында да Роспотребнадзор белән даими эш алып барылуы турында сөйләде.
Кинопремьераларны үткәрү өчен барлык кинотеатрлар ачык булырга тиеш, югыйсә хокукка ия булучылар өчен проблема һәм хәвеф килеп тууы мөмкин, диде Ольга Любимова.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: