Барлык яңалыклар
Новости
29 июнь 2020, 12:50

Башкортстанда генерал Шәйморатов турындагы спектакльнең репетициясе башланды

Спектакль премьерасы 7-8 июльгә планлаштырылган

Арслан Мөбарәков исемендәге Сибай башкорт драма театрында Флорид Бүләковның «Шәйморатов генерал» героик драмасы репетициясе башланды. Спектакль күренекле шәхес — совет хәрби җитәкчесе, Башкортстанның 112нче кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое, генерал-майор Миңлегали Шәйморатов истәлегенә багышлана. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
Спектакльне сәхнәгә кую өстендә Туймазы театрының баш режиссеры Илнур Муллабаев эшли. Спектакльне сәхнәгә куючы рәссам — Русия Федерациясенең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, театр сәнгате өлкәсендә Татарстан Республикасы «Тантана» дәүләт премиясе лауреаты Валерий Яшкулов. Спектакль балетмейстеры — профессиональ режиссер, хореограф, биюче Ярослав Францев. Композитор — Уфаның җырлар авторы Илсаф Вадутов.
Спектакль премьерасы 7-8 июльгә планлаштырылган. Әмма коронавирус инфекциясе сәбәпле, тамашачылар залы буш булачак. Проект «Бөтен Русия» партиясенең «Кече шәһәр театрлары» проекты буенча гамәлгә ашырыла.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: