Барлык яңалыклар
Новости
30 июнь 2020, 10:50

Лагерьлар әлегә ачылмаячак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәктәп яны лагерьларын ачу датасын күчерү турында карар кабул итте

Элегрәк республика Хөкүмәте балаларны мәктәп лагерьларына 1 һәм 3 июльдә ял итәргә җибәрергә ниятләгән иде. "Әйдәгез, гөнаһ алмыйк. Әгәр дә “Роспотребнадзор” кирәк түгел, ди икән, димәк, кирәкми, чөнки чир яңадан кабынса, бу җинаять эзәрлекләве дә китереп чыгара алачак, — диде Радий Хәбиров. — Якынча даталарны 13-15 июльдә билгелибез".
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: