Барлык яңалыклар
Новости
1 июль 2020, 16:25

Русиядә ихтыяҗ зур булган белгечлекләр аталды

Дөньяда ихтыяҗ зур булган IT-белгечләр булып аналитиклар тора

Медиклар, педагоглар һәм IT-белгечләр — Русиядә ихтыяҗ зур булган һөнәрләр рәтендә. Бу хакта РФ Мәгариф һәм югары белем министрлыгы җитәкчесе Валерий Фальковка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.
Мәгариф һәм югары белем министры мәгълүматларына караганда, IT-өлкәдә мәгълүмат аналитикларына ихтыяҗ аеруча зур. Өстәвенә, бу белгечлек эш бирүчеләрдә Русиядә генә түгел, бөтен дөньяда популяр.
Шулай ук инженер белгечлекләрен тәмамлаучылар да тиз арада эш таба ала.
«Белгәнебезчә, өченче-дүртенче курстан башлап эш бирүчеләр белән тыгыз элемтәдә торып, студентлар бик актив эшкә урнаша», — диде Валерий Фальков.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: