Барлык яңалыклар
Новости
2 июль 2020, 16:00

Башкортстан синоптиклары өч көнгә һава торышын хәбәр итте

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 2 июльдә төнлә әллә ни явым-төшем фаразланмый, көндез урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. Җил юнәлешен үзгәртүчән, көндез талгын

Һава температурасы төнлә +5, +10, төньяк һәм көнчыгыш районнарда һавада һәм туфрак өстендә кырау төшүе фаразлана: 0дән -2гә тиклем, көндез һава температурасы +20, +25 градус була.
3 июльдә урыны белән бераз яңгыр көтелә. Җил талгын, көндез кискен.
Һава температурасы төнлә +9, +14, көндез +23, +28 градус булуы көтелә.
4 июльдә урыны белән яшенле кыска вакытлы яңгыр ява. Җил үзгәрүчән талгын, яшен вакытында кискен. Һава температурасы төнлә +12, +17, көндез +24, +29 градус.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: