Барлык яңалыклар
Новости
2 июль 2020, 20:30

Русиядә 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифларны индексациялиләр

Русиядә 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифлар артачак. Индексация РФ Хөкүмәтенең узган елдагы боерыгы нигезендә үткәрелә

Шул ук вакытта, илнең һәр төбәгендә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләү күләме үзгәрүдә үзләренең максималь индексы билгеләнгән.
Ненец автономияле округында тарифлар — 2,4, Санкт-Петербургта — 3,8, Мәскәү өлкәсендә – 4,1, Мәскәү шәһәрендә — 5, Чечня Республикасында 6,5 процентка артыр дип көтелә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: