Барлык яңалыклар
Новости
2 июль 2020, 11:25

Русиядә коронавируска 20 миллионнан артык тест үткәрелгән

286 мең кеше медицина күзәтүе астында кала

Русиядә коронавирус инфекциясен ачыклау максатыннан 20 миллионнан артык тест үткәрелгән. 286 мең кеше медицина күзәтүе астында кала, алар яңа төрдәге COVID-19 коронавирусы йоктырган дип шикләнелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Роспотребнадзорның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«Русиядә коронавируска 20 миллионнан артык тест үткәрелгән. 286 мең кеше медицина күзәтүе астында кала», - диелә хәбәрдә.
Илдә бер тәүлек эчендә коронавируска 316 мең тест уздырылган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: