Барлык яңалыклар
Новости
3 июль 2020, 19:45

Башкортстанда COVID-19 йоктыручылар саны 5 497гә җиткән

3 июльгә мәгълүматлар буенча, Башкортстанда COVID-19 йоктыручылар саны 5 497гә җиткән. Тәүлек эчендә республикада алар 47гә арткан, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында

Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирустан вафат булганнар саны турында хәбәр ителми, рәсми мәгълүматларга ярашлы, әлеге вакытта алар – 18 кеше. Бу сан соңгы берничә атна дәвамында үзгәрми.
Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш штабы мәгълүматына ярашлы, төбәктә 3 201 кеше терелгән, 57се — соңгы тәүлектә. 2 278 кеше дәвалана.
Русиядә тәүлек эчендә 6 718 чирле ачыкланган, 176 үлем очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 667 883 кеше коронавирус йоктырган. Русиядә барлыгы 9 859 кеше коронавирустан вафат булган.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: