Барлык яңалыклар
Новости
3 июль 2020, 11:10

Халыкара очышларга тыюны 1 августка кадәр озайтты

Һава транспорты федераль агентлыгы чит ил кешеләренең Русиягә керүен тыюны 31 июльгә кадәр озайтты

Росавиация халыкара очышларга тыюны 1 августка кадәр озайтты. Һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация) чит ил кешеләренең Русиягә керүен тыюны 31 июльгә кадәр озайтты. Шул хактагы телеграмма алу турында Домодедовода һәм S7 авиакомпаниясендә әйттеләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Март ахырыннан мондый документлар ай саен чыгарыла. Яз көне хөкүмәт коронавирус пандемиясе аркасында халыкара даими һәм чартер рейсларын туктатты, бу исә керүне генә түгел, читкә чыгуны да тыю дигәнне аңлата.
Йөк, почта, санитар һәм гуманитар рейслар, техник хезмәт күрсәтү өчен буш самолетларны куу, ил территориясендә илтеп җиткерү (экипажны алыштыру) өчен транзит очышлар һәм хөкүмәтнең аерым карарлары буенча очышлар искәрмә булып тора.
Басма әңгәмәдәшләре аңлатканча, халыкара элемтә ачу турында карар кабул ителгәч, Росавиация яңа телеграмма чыгарачак.
Июнь аенда Росавиация башлыгы Александр Нерадько хөкүмәткә чит илгә очышларны яңарту планын тәкъдим итте. Аның фикеренчә, БДБ дәүләтләреннән башларга, ә аннары эпидемиологик вазгыятькә карап, башка илләрне кушарга мөмкин. Әлегә аның тәкъдиме хупланмады.
Элек Транспорт министры Евгений Дитрих, барыннан да элек эчке ташуларның куркынычсыз булуына инанырга һәм шуннан соң гына чикләрне ачарга кирәк, дип әйткән иде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: