Барлык яңалыклар
Новости
6 июль 2020, 11:10

Аз керемле гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләтмәскә тәкъдим иттеләр

Бу айлык керемнәре ике яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләргә кагыла

Русиядә аз керемле гаиләләрдән балалар бакчасы өчен түләү алмаска тәкъдим иттеләр. Илкүләм ата-аналар комитеты рәисе, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Волынец Дәүләт Думасына шул хактагы инициатива белән чыкты. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.
Илкүләм ата-аналар комитеты рәисе фаразлавынча, әлеге карар аз керемле һәм балалары булган гаиләләргә сизелерлек ярдәм була алыр иде. Бу айлык керемнәре ике яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләргә кагыла.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: