Барлык яңалыклар
Новости
6 июль 2020, 16:20

Башкортстанда матди булмаган мәдәни мирасны саклый торган закон кабул ителде

Закон төбәктә матди булмаган мәдәни мирас объектларын ачыклау, яңадан торгызу, саклау, өйрәнү һәм популярлаштыру өлкәсендә килеп туган мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итәчәк

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай тарафыннан «Башкортстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында» закон кабул ителде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Закон төбәктә матди булмаган мәдәни мирас объектларын ачыклау, яңадан торгызу, саклану, өйрәнү һәм популярлаштыру өлкәсендә килеп туган мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итәчәк.
Документ нигезендә, матди булмаган мәдәни мирас объектлары реестры аңа Башкортстан Республикасындагы матди булмаган мәдәни мирас объектлары турында мәгълүматлар кертү ярдәмендә формалаштырыла.
Матди булмаган мәдәни мирас объектлары төрләренә: 1) халык авыз иҗаты, сөйләм традицияләре һәм чагылдыру формалары, йолалар, гореф-гадәтләр, фольклор әсәрләре, халык бәйрәмнәре; 2) уникаль башкару сәнгате (шул исәптән сүз, вокаль, инструменталь һәм бию) формалары; 3) традицион һөнәрләр белән бәйле белемнәр һәм күнекмәләр; 4) милли мәдәни киңлек: идеаллар һәм кыйммәтләр, үз-үзеңне тотуның этик нормалары, милли мәдәният символлары, тарихи географик атамалар кергән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: