«100 мең халыкка авыру күрсәткече 140,4 очрак тәшкил итте, — дип белдерде Роспотребнадзор вәкиле Зөлфия Камаева сишәмбе Уфа мэриясендә үткән оператив киңәшмәдә. – Республикада яңа коронавирус инфекциясенең таралу күрсәткече 1 тәшкил итте».
Уфада 1 955 коронавирус очрагы теркәлгән, аларның 22се соңгы тәүлектә ачыкланган. Хәзер башкалада чир күрсәткече йөз мең кешегә 171,5 очрак тәшкил итә, дип өстәде Зөлфия Камаева.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.