Өйдән торып эшләгәндә баш хисапчылар иң югары хезмәт хакы (аена 250 мең сумга кадәр) алырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Работа.ру» сервисы тикшеренүләренә сылтама белән хәбәр итә.
Икенче урында – инглиз теленнән тәрҗемәче, аңа аена 150-200 мең сум тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта, ахыргы сумма заказларның күләменә бәйле.
Сатулар өлкәсендә дә хезмәт хакы югары. Бизнесны үстерү буенча менеджер аена 100 мең сум акча эшли ала. Кандидаттан эш тәҗрибәсе, сөйләшүләр үткәрү күнекмәләре һәм коммерция тәкъдимнәрен әзерләү таләп ителә.
Моннан тыш, зур тәҗрибәгә ия РНР-программистка яки контекст рекламасы буенча белгечкә өйдән торып эшләгәндә 110-120 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.