Барлык яңалыклар
Новости
8 июль 2020, 11:40

Сөенечле хәбәр – республикабызның «Янган-Тау» геопаркы ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә керде

Геопарк - ачык һавадагы музей ул, аның төп экспонатлары -таулар, мәгарәләр, геологик кисемнәр, минераллар һәм файдалы казылмалар

Безнең «Янган-Тау» республика геопаркы Русиядә һәм БДБ илләрендә беренчеләрдән булып ЮНЕСКО бөтендөнья челтәренә керде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Геопарк - ачык һавадагы музей, аның төп экспонатлары - таулар, мәгарәләр, геологик кисемнәр, минераллар һәм файдалы казылмалар. Геопарк туристлар өчен ачык. Бу исә ЮНЕСКО аша бөтен дөнья буенча реклама, димәк, халыкара туризмны үстерү, танылу һәм төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру дигән сүз
«Янган-Тау» геопаркы уннарча илдә тәкъдим ителгән, бирегә дөньяның төрле илләреннән дөньякүләм галимнәр һәм югары дәрәҗәдәге белгечләр килә, социаль челтәрләрдә көн саен ике телдә эш алып барыла.
Читайте нас: