Барлык яңалыклар
Новости
9 июль 2020, 19:45

Мәскәүдә 13 июльдән урамда битлек киеп йөрү режимы туктатыла

Мәскәү мэры билгеләп үткәнчә, җәмәгать транспорты, медицина учреждениеләре, кибетләр һәм башка җәмәгать урыннарында әле һаман да битлек һәм перчатка кияргә кирәк

13 июльдән Мәскәү урамнарында мәҗбүри рәвештә битлектән йөрү режимы гамәлдән чыгарылачак, әмма социаль дистанция таләпләре сакланачак, дип хәбәр итте Мәскәү мэры Сергей Собянин үзенең шәхси блогында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.
«2020 елның 13 июленнән гражданнарга урамда битлек, респиратор яки сулыш органнарын саклый торган башка төрле чаралар кулланырга киңәш ителә. Урамда мәҗбүри рәвештә битлектән йөрү режимы гамәлдән чыгарылачак», — диелә хәбәрдә.
Мэр билгеләп үткәнчә, җәмәгать транспорты, медицина учреждениеләре, кибетләр һәм башка җәмәгать урыннарында әле һаман да битлек һәм перчатка кияргә кирәк.
«Социаль дистанция саклауга бәйле таләпләр дә саклана», — дип искәртте мэр.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: