Барлык яңалыклар
Новости
10 июль 2020, 16:10

47гә күбрәк: 9 июльгә Башкортстанда коронавирус буенча мәгълүматлар

Стопкоронавирус.рф сайты мәгьлүматлары буенча, 9 июльгә Башкортстанда янә 47 яңа коронавирус инфекциясе очрагы расланган

Шулай итеп, бүгенгә республикада чирлеләрнең саны 5 778 кеше тәшкил итә, аларның 3 759ы терелгән, 19ы вафат булган.
Русиядә 9 июльгә 707 301 коронавирус инфекцияле чирле теркәлгән, аларның 6 509ы — соңгы тәүлектә. Пандемия башланганнан алып — 481 316 авыру, 10 843е якты дөнья белән хушлашкан.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: