Барлык яңалыклар
Новости
10 июль 2020, 11:55

Рәшит Бултачеев Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп билгеләнде

Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Рязань мөхтәсибәте) Үзәкләштерелгән дини оешмасының съездында Бултачеев кандидатурасын бертавыштан расладылар

25 июньдә Рязань шәһәрендә Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Рязань мөхтәсибәте) Үзәкләштерелгән дини оешмасының съездында яңа рәис исеме булды. Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп Рәшит Бултачеев билгеләнде. Бу хакта Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хисап-сайлау съезды барышында чарада катнашучылар Рәшит Бултачеев кандидатурасын бертавыштан хуплады.
Съезд нәтиҗәләрен тәкъдим иткәннән соң, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Рәшит Бултачеевны Рязань өлкәсе имам-мөхтәсибе вазифасында раслады.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: