Барлык яңалыклар
Новости
13 июль 2020, 16:25

Изоляция режимын йомшартырлык түгел

Республикада әлегә изоляция режимын йомшару турында сүз бармый, дип белдерде бүген Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә.

“Бездә арытаба изоляция режимын бетерүне дәвам итү,ниндидер яңа карарлар кабул итү өчен бернинди мөмкинлек дә, бер уңай хәбәр дә юк. Мәктәп лагерьларын, эшкуарлыкның кайбер төрләрен ачу, өлкән яшьтәгеләр өчен изоляция режимын бетерү кебек”, – диде Хәбиров.
Бүгенгә республикада яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 5967 очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә 46 авыручы өстәлгән. 1500 чирле өйдә дәвалана. Барлык чорда 3999 кеше савыккан. Үлем очраклары – 19.
Шулай ук Максим Забелин белдерүенчә, “ковид”-госпитальләрнең койка фонды 30 процент тулган, ә республикада яңа коронавирус инфекциясенә иммунитет дәрәҗәсе 5, 4 % тәшкил итә.
Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: