Барлык яңалыклар
Новости
13 июль 2020, 10:22

Мәктәпкә җыенырга ярдәм итик!

2020 елның 1 июленнән 31 августына кадәр Бәләбәй районы һәм шәһәренең Гаилә хезмәте исәп буенча унынчы республика мәрхәмәтлек акциясе уздыра.

Акциянең максаты – авыр тормыш хәлендәге гаиләләр балаларына яңа уку елына әзерләнүдә ярдәм күрсәтү. Шулай ук аз тәэмин ителгән ишле һәм тулы булмаган гаиләләр балаларына да.
– Канцелярия товарлары, язу кирәк-яраклары, рюкзаклар, мәктәп формасы, дәреслекләр һ.б рәвешендәге теләсә нинди ярдәмгә шатбыз, – дип ачыклык кертә хезмәт җитәчесе Альбина Таһирова.
Беренче ярдәм бар да инде. Аны “Бәләбәй “Почет билгесе” орденлы сөт комбинаты” җәмгыяте; Русия Эчке эшләр бүлегенең Бәләбәй районы буенча бүлеге, А. Р.Бәхтияров предприятиесе; “Бәләбәй коммуналчысы” предприятиесе; “Бәләбәй электр челтәре” җәмгыяте; “Светофор” автомәктәбе, “Бәләбәй водоканалы” җәмгыяте күрсәттеләр.
Балаларга яңа уку елына әзерләнергә бергә ярдәм итик!
Римма Солтанова материалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: