Барлык яңалыклар
Новости
15 июль 2020, 12:05

Балаларның ялы тагын күчерелде

Радий Хәбиров чираттагы тапкыр 2020 елның мартыннан республика биләмәсендә гамәлдә булган “Югары әзерлек” режимы турында указга төзәтмәләр кертте.

Яңа басмада республика җитәкчесе мәктәп яны лагерьларын һәм балалар шифаханәләрен ачуны күчерде. Моннан алда 15 июльдә аларның эшен башлау ниятләнгән иде. Дата ике атнага – 29 июльгә күчерелде.
Шулай ук республика Сәламәтлек саклау министрлыгына халыкка яңа коронавирус инфекциясенең таралуына каршы көрәш хакында мәгълүмат җиткерүне дәвам итү һәм сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә көндезге сәгать 3тә брифинглар үткәрү бурычы йөкләтелде.
Фото интернеттан
Читайте нас: