Барлык яңалыклар
Новости
15 июль 2020, 11:41

Коронавирус йоктыручылар алты меңнән артты

Башкортстанда СOVID-19ны йоктыручылар саны 6014кә җитте.

14 июльгә тагы 47 кешедә яңа коронавирус инфекциясе ачыкланган. Бу хакта мэриядә узган оператив киңәшмәдә БР буенча Роспотребнадзорның эпидемиологик күзәтчелек итү бүлеге начальнигы урынбасары Зөлфия Камаева хәбәр итте.
Башкала хакимияте башлыгының беренче урынбасары Салават Хөсәенов битлекләр салырга иртәрәк әле диде.Ул җәмәгать хәвефсезлеге үзәкләренә полиция белән бергә кешеләр күпләп җыелган урыннарда махсус рейдлар белән чыгуны дәвам итәргә кирәк дип өстәде.
Моңа кадәр Максим Забелин сүзләренчә, республикадагы ковид-госпитальләрнең койка-урын фонды 30 процентка тулган дип хәбәр ителгән иде, ә яңа коронавирус инфекциясенә төбәктәге иммунитет дәрәҗәсе 5,4 процент тәшкил итүе билгеле.
Зәйфә Салихова әзерләде
Чыганак: bashinform.ru
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: