Барлык яңалыклар
Новости
15 июль 2020, 11:46

Русия этнографик музее фонды тулыландырылды

Санкт-Петербургта Идел буе һәм Урал алдытатарларының XIX гасыр – XX гасыр башындагы традицион культурасына багышланган даими экспозициясе эшли.

“Бүген Русия этнографик музеена Бөтендөнья татарлары конгрессыннан бүләккә татар халкының милли аяк киеме – читек , шулай ук Татарстанның Арча районы Урта Серда авылы имамы Нәкыйф
Вәлиуллинның XIX гасыр – XX гасыр башындагы татарча язмаларын тапшырдым, музей экспозицияләренә кую өчен, – дип билгеләде Санкт- Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан вәкиллеге җитәкчесе Ренат Вәлиуллин.
Русия этнография музеенда Идел буе һәм Урал алды татарларының XIX гасыр – XX гасыр башындагы традицион культурасына багышланган даими эк спозиция 2019 елның декабрендә ачылган. Музей аны Татарстан хөкүмәте ярдәмендә оештырган. Ул ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ачылган,
Экспозиция – Санкт-Петербургта яшәүчеләрне һәм кунакларны татар халкының тарихы, традицияләре, бай мәдәнияте белән таныштыручы яңа мәйдан ул
.
Музей коллекциясендә 18 нче гасырдан бирле Русия империясе территориясендә яшәүче 157 халыкның матди культурасын ың 570 мең комарткысы бар.
Кадрия Гыйлманова материалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
#Башкортостан#Белебеевскиеизвестия#музеи#памятникиматериальнойкультуры#2020
Читайте нас: