Барлык яңалыклар
Новости
16 июль 2020, 15:47

Бәләбәйдә медицина кирәк-ярагы җитештерәчәкләр

“Автонормаль” заводы “Ростех”ның киң колачлы проектына кергән. Шулай итеп, “Автонормаль” предприятиесендә (БелЗАН) эндопротезлау һәм травматология өчен кирәк-ярак эшләячәкләр. Бу проект тормышка ашырылса, илебезнең сәламәтлек саклау тармагы шундый эшләнмәләргә биш ел буе кытлык кичермәячәк.

БелЗАНда эндопротез, медицина болтлары һәм кораллары өчен кирәк-ярак җитештереләчәк. Заказчы исә махсус япмаларны эшләячәк һәм стерильләячәк. Проект “ТРЭК-Э Композит”компаниясе белән килешү нигезендә гамәлә ашырыла.
“Бүген предприятие 85 процент диярлек кирәкле корылмалар белән җиһазландырылган. Комплектларны һәм ныгыту элементларын Русиядә җитештерү чыгымнарыны 20 процентка киметүгә булышлык итәчәк”, – ди “Ростех” җитәкчесе Олег Евтушенко. Тәүге партия 2020 ел ахырында булыр дип көтелә.
Читайте нас: