Барлык яңалыклар
Новости
16 июль 2020, 11:14

Эшсезләрне эшле итәргә!

Пандемия күпләрне авыр хәлдә калдырды. Кичә Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров үткәргән Президиум утырышында хезмәт базарындагы хәл турында фикер алыштылар.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова әйтүенчә, 13 июльгә мәгълүматларга караганда, ел башыннан эшсез гражданнар саны 5,2 тапкыр артып, 95 мең кеше тәшкил иткән. Мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең 46 проценты бер ел яки аннан озаграк эшләми, яисә аларның рәсми эш урыны юк. Алар эшсезлек буенча пособие ала (гыйнвардан апрельгә кадәр - 1725 сум, майдан июльгә кадәр - 5175 сум). Балигъ булмаган балалары булган эшсез гражданнар июнь-августта һәр балага 3 мең сум акча ала. Эшсезлек буенча пособие түләүгә быел федераль бюджеттан 2,5 миллиард сум акча кергән.
– 13 июльгә республика банкында 40 меңнән артык вакансия игълан ителгән. – Халыкның эш белән тәэмин ителеше – бүген безнең эшнең мөһим юнәлешләренең берсе, аны контрольдә тотарга кирәк, – диде беренче вице-премьер Андрей Назаров. Кешеләр эшсез калырга тиеш түгел.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Фото:pravitelstvorb.ru
Читайте нас: