Барлык яңалыклар
Новости
16 июль 2020, 15:03

Президентка үтенеч петициясе язганнар

Июнь аенда, аннары июльдә Владимир Путин 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче барлык гаиләләргә 10 мең сум күләмендә пособие бирде.

Пандемия вакытында эшсез калган халык өчен бу бик кирәкле ярдәм булды. Әмма кешеләрнең матди хәле моның белән генә яхшырмады. Чөнки чыгымнар күбәя: көн саен азык-төлеккә, әйберләргә хаклар артып тора. Ут, газ, су өчен түләүләр янә күтәрелде. Ә бит балаларны мәктәпкә һәм балалар бакчасына әзерләү өчен акча кирәк. Шуңа бәйле рәвештә, ата-аналар Интернетта Президентның балалар түләүләрен август аена да озайту үтенече белән петиция язганнар.
Бүгенге көндә Путинга мөрәҗәгать итеп язылган петициягә 80 меңгә якын ата-ана имза куйган. Ике ай рәттән акча алу шатлык булды. Күпләр бурычларын, җыелган квартплаталарын түләделәр, балаларга җәйгә кием-салым сатып ала алдылар. Әмма, предприятиеләр яңадан эшли башлауга карамастан, илдә икътисади хәл яхшырмады.
"Күпләр элеккечә акчасыз утыра һәм яңа уку елы башлануын борчылып көтә. Аңлашыла ки, 1 сентябрь зур чыгымнар таләп итә. Ул дәфтәр-ручка алу гына түгел бит әле, кием-салымы, спорт формасы, аяк киеме, рюкзак та сатып алырга кирәк. Бер баланы мәктәпкә әзерләү, гадәттә, 20 мең сумга төшә. Ә 2-3 һәм аннан да күбрәк бала укытканнар нишләргә тиеш? Мондый авыр хәлдә балалы гаиләләргә тагын матди ярдәм бик урынлы булыр иде. Шуңа күрә без, Русиядә яшәүче әниләр, Президент Владимир Путиннан өченче тапкыр гаиләләргә ярдәм итүен һәм август аенда барсына чираттагы пособиене бирүен сорыйбыз", – диләр петиция авторлары.
Петициягә кул куйган кешеләр арасында күп балалы, ялгыз аналар һәм хезмәт хакы түбән булган кешеләр дә бар. Күпләр соңгы айларда Президент пособиесенә генә яшәдек дигәннәр.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Pixabay.ru
Читайте нас: