Барлык яңалыклар
Новости
17 июль 2020, 11:51

“Алга”, әйдә, алга!

Башкортстанның Үсеш корпорациясе “Алга” махсус икътисади зонасының идарәче компаниясе расланды. Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы белән Башкортстанның Үсеш корпорациясе арасында шушы турыда килешүгә кул куелды.

Идарәче компания транспорт, инженерлык һәм таможня инфраструктарасы объектларын төзү һәм аларның эшләвен тәэмин итү, резидентлар җәлеп итү, аларны сайлап алу һәм эшен оештыру, махсус икътисади зона биләмәсен төзекләндерү белән шөгыльләнәчәк.
“Үсеш корпорациясенең “ Алга” махсус икътисади зонасының идарәче компаниясе итеп билгеләнүе инвесторлар белән нәтиҗәлерәк эшләү өчен кадрлар туплау һәм ресурслар куәтен арттыру мөмкинлеге бирәчәк, өстәвенә бездә “Уфа” индустриаль паркының идарәче компаниясе буларак уңышлы эш тәҗрибәсе бар.
“Алга” – дүрт мәйданчыклы уникаль махсус икътисади зона. Аның биләмәсендә төрле юнәлештәге предприятиеләрне урнаштырырга була. Әле тугыз резидент белән килешүгә кул куелган. Шушы рәвештә эш дәвам итә”, – ди Үсеш корпорациясенең генераль директоры Раил Сарбаеев.
Читайте нас: