Барлык яңалыклар
Новости
17 июль 2020, 11:45

Чиргә каршы антитәнчекләр тапканнар!

Русия белгечләре моңа беренче булып иреште.

Безнең галимнәр COVID-19 авыруын кичергән кешеләрнең кан үрнәкләрен кулланып дәва әзерләргә өйрәнгәннәр.
Алардан алынган антитәнчекләр вирусның күзәнәкләргә үтеп керүен тыеп торачак.
Бу коронавирус инфекциясен алдан кисәтү һәм дәвалау өчен препаратлар ясарга һәм вакциналарны камилләштерүдә ярдәм итәчәк.
Бу ачыш турында Русия фәннәр академиясе Себер бүлекчәсе Молекуляр һәм күзәнәкләр биологиясе институтының матбугат хезмәте белдерде. Медицина өлкәсендәге фәнни ачышлар В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Читайте нас: