Барлык яңалыклар
Новости
17 июль 2020, 15:23

Дүрт районга – алты мәктәп автобусы

Ел ахырына кадәр республиканың мәктәп автопаркларын 44 автобус тулыландырачак.

Әбҗәлил, Бәләбәй, Ярмәкәй, Учалы районнары мәктәпләре яңа автобуслы булачак. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр итә.
“Алар барысы да ГЛОНАСС/GPS спутник навигациясе белән җиһазландырылган, барысында да – көчәйтелгән җылыту системасы. Кышлар салкын, балалар өшемәсен дип кайгыртабыз. Без хәвефсезлек нормалары таләпләрен үтибез – укучыларны ун елдан артык файдаланылган автобусларда йөртергә ярамый", — дип язган Радий Фәрит улы.
Сентябрьгә кадәр тагын 38 автобус сатып алыначак. Ел ахырына мәктәп автопаркларын 44 автобус тулыландырачак. Башкортстанда барлыгы 1442 мәктәп автобусы булып, шуларның 42сен алыштырырга кирәк иде.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: