Ул Илһам Шакиров исемен йөртәчәк һәм һөнәри, һәвәскәр җырчылар арасында узган бәйге җиңүчеләренә тапшырылачак.
Бу турыда Татарстан дәүләт шурасында Татар телен саклау комиссиясенең беренче утырышында республика вице-премьеры, "Милли шура" рәисе Васил Шәйхразиев хәбәр иткән, дип яза "Матбугат" сайты.
Аның фикеренчә, мондый бәйге һәм бүләкләү татар теленең дәрәҗәсен күтәрәчәк дип белдергән.