Барлык яңалыклар
Новости
21 июль 2020, 14:57

Бәхетле гаилә тормышы телибез

Шимбә көнне, 18 июльдә, эстрадабызның үсеп килүче йолдызы Вилдан Шәмсетдинов инде танылу алган Гөлназ Асаева белән накахка керде. Кем соң ул кияү булган кеше?

Шәмсетдинов Вилдан Илдар улы 1996 елның 4 августында Куергазы районының Яңа Мораптал авылында туа. Соңрак Ырынбурга күченеп китә, чөнки Уфага караганда анысы туган авылына якынрак була. Вилдан Ырынбур мәдәният һәм сәнгать колледжы студенты була, тик аны ташлый һәм Казанга күченеп китә. Татарстан башкаласында Вилдан Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультетына укырга керә.
2016 елдан Вилдан Шәмсетдинов профессиональ сыйфаттагы җырлар яза башлый. Шул ук вакытта егет Татарстан һәм Башкортстан сәхнәләрендә чыгыш ясый. Бырчы Радик Юлъякшин белән хезмәттәшлек итә һәм аның лейблында катнаша.
Шул чорда Вилдан булачак кәләше Гөлназ Асаева белән танышкандыр, күрәсең.
Яшьләргә чын күңелдән сөю-сәгадәт, бәхетле гаилә тормышы телибез!
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: