Барлык яңалыклар
Новости
21 июль 2020, 14:53

Коронавирус китәргә уйламый

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 20 июльдә Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә билгеләвенчә, коронавирус беркая да китмәгән, төбәктә агымдагы режим саклана.

– Коронавирус беркая да китмәде. Әйе, үлемнәр саны азая, бусы шатландыра. Әмма барыбер көн саен берничә дистә чирли башлаган кешеләрне теркибез. Учалыда психоневрология интернатында чир учагы барлыкка килде. Вакытында аны локальләштерүгә ирештек. “Роспотребнадзор” таләпләренә һәм әлеге хәлгә карап, гамәлдәге режимны сакларга тәкъдим итәм. Шушы режимда эшлибез, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе ресубликада битлек режимының юкка чыга баруына борчылу белдерде. Моннан тыш республика җитәкчесе яңа уку елы җитеп килүен һәм беркадәр борчылу белән шушы турыда уйлануын җиткерде.
– Мәктәпләргә ярты миллион бала барачак, коллективлар да эшли башлаячак. 1 сентябрьгә күмәк көч белән уңай чыгарга кирәк. Башка илләрне карагыз, аларда икенче дулкын башланды. Ачылган илләр кире каты карантинга ябыла башлады. Безгә бу хәлгә калмаска иде, халык белән сөйләшеп, гади кагыйдәләрне үтәү зарур, – диде ул.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: