Барлык яңалыклар
Новости
22 июль 2020, 10:53

Башкортстанда урман янгыннары саны 2010 ел дәрәҗәсенә җиткән

Хәзер республиканың Учалы, Белорецки, Бөрҗән, Әбҗәлил районнарында урманнар яна. Сезон башыннан 604 янгын чыганагы теркәлгән.

Башкортстанның Учалы районында – 23, Белорет, Зилаер районнарында 18әр, Бөрҗән районында 12 урында урман янгыны чыккан. Барлыгы 17 мең гектар мәйданда урманнар янган. Бу саннарны 20 июльдә Башкортстан хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов китергән.
Министр сүзләренчә, мондый күпсанлы урман янгыннары 2010 елдан бирле күзәтелмәгән. Быелгы сезон башыннан 604 янгын чыккан. 2010 елда 11600 гектарда 608 янгын учагы теркәлгән булган.
Читайте нас: