Барлык яңалыклар
Новости
22 июль 2020, 19:52

Чыгарылыш кичәләре ничек үтәр?

25 июльдә Башкортстанда мәктәп тәмамлаучылар өчен чыгарылыш кичәләре оештырыла. Республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин матбугат конференциясендә аның ничек үтәчәген сөйләде.

“Чыгарылыш кичәләрен оештырганда, беренчедән, барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлергә тиеш. Шундый чаралар белән балаларга яки укытучыларга коронавирус йоктыру мөмкинлегенә юл куярга тиеш түгелбез. Чир чыганаы барлыкка килсен өчен аз гына мөмкинлек тә булмасын. Икенчедән, башлыкның указында билгеләвенчә, чараларда 50дән артык кеше катнаша алмый. Без моны исәпкә алырбыз. Өченчедән, быел укучыларга һәм аларның әти-әниләренә мәдәни һәм гомум туклану урыннарына барудан баш тартырга киңәш итәбез. Чөнки анда битлек режимы да, ара саклау таләбе дә үтәлми”, – диде министр.
Читайте нас: